түр

түр
1. Өйнең, бүлмәнең ишеккә каршы ягы. Өйнең эчкәреге ягы, хөрмәтле урын (анда гадәттә кунакларны утырталар) 2. Өйнең пөхтәрәк итеп җыештырылган эчке зур бүлмәсе (кухняга, йокы бүлмәсенә каршы куела) 3. с. Түрдәге, ишеккә каршы яктагы, алдагы, эчкәреге 4. Берәр киң яки озын мәйданның (мәс. басуның, кырның, урманның, бакчаның, ишегалдының) кеше басып торган урыннан эчкәреге, ерактагы, аргы ягы. с. Эчкәреге, аргы, берәр мәйданның аргы башында урнашкан 5. Берәр нәрсәнең иң эчкәреге урыны, эче шүрлек түре 6. күч. Иң яшерен, иң эчкәреге, кеше белмәслек-сизмәслек урын (гадәттә "йөрәк", "күңел" сүзләре белән килә) 7. (Арба-чанада) арка сөяп утыра торган урын 8. Өйнең, бинаның алгы, фасад ягы өегез түреннән үткәндә. ТҮР БАКЧА – Өйнең алгы, фасад ягындагы кечкенә бакча; өй-түр бакча. ТҮР ЮРГАНЫ – этн. Кунаклар утырыр өчен идәнгә җәелә торган палас яки тар көрпә. ТҮР ЯК – Түр (1). ТҮР БАШЫ – Иң хөрмәтле урын (гадәттә өйнең түре). ТҮРДӘН УЗ – Өйнең, бүлмәнең эчкәреге ягына, хөрмәтле кунаклар урынына үтәргә тәкъдим итеп әйтелә

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать реферат

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»